Урмышлинская сельская библиотека - филиал № 34
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-34/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: len.bibl34@tatar.ru
  • Адрес: 423294, Лениногорский р-н, с.Урмышла, ул.Центральная, 1. Режим работы: ежедневно с 10 до 15 ч. и с 18 до 19 ч. Выходной: воскресенье.

“Юл кагыйдәләрен беләсеңме?” дип исемләнгән танып –белү сәгате.

Бүгенге көндә юлларда техника күп, шул сәбәпле юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу  балага  мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый. Балаларның сәламәтлеген саклау максатыннан  2 март көнне авыл китапханәсендә Урмышлы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен “Юл кагыйдәләрен беләсеңме?” дип исемләнгән танып –белү сәгате узды. Очрашу барышында балалар юл йөрү кагыйдәләренә, транспорт төрләренә багышланган табышмаклар чиште ,юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыттылар. Шулай ук “Шигрият” һәм “Әкият” аланнарында дигән конкурсларда катнаштылар. Шушы аралашу вакытында балалар үзләренең ныклы белемле икәнлекләрен күрсәттеләр. Катнашты – 9 бала һәм тәрбиячеләр Илалова Г. А. белән Садриева Р.