Урдалинская сельская библиотека - филиал № 33
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-33/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: leninurd33.bibl@tatar.ru
  • Адрес: 423285, Лениногорский р-н, с.Туктарово-Урдала, ул.Советская, 103. Режим работы: Понедельник - суббота с 13:00 до 19:00. Выходной: воскресенье.

Нәүрүз килә,Нәүрүз!

Нәүрүз килә,Нәүрүз!

Бу татлы сүз-

Яз дигән сүз,яшьлек дигән сүз.

Тирәбездә бөтен тереклекне

Шул бәйрәмгә дәшик дигән сүз!

Әнә шундый шигъри юллар белән башланып китте бүгенге бәйрәмебез. Нәүрүз бәйрәмен карарга авылыбызның яше-карты җыелды бүген авыл мәдәният йортына. Балалар Нәүрүз бәйрәмен котлап, матур-матур теләкләрне шигырьләр аша тамашачыларга җиткерделәр. Инде онытылып бара торган  борынгы уеннарны сәхнәләштереп күрсәттеләр,биеделәр,җырладылар. Яз турында сынамышлар, табышмаклар әйтештеләр. “Учакта” ботка “пешереп” кунакларны сыйладылар, үзләре дә авыз иттеләр. Тамашачылар да бәйрәмгә буш кул белән килмәде, балаларга күчтәнәчләр өләштеләр.

Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.Кунаклар Нәүрүз коймагы белән сыйландылар, күчтәнәчләр белән тәмләп чәй эчтелэр. Бәйрәмнең ахырында авылыбызның остабикәсе Рәшидә апа барыбызны да шушы күркәм яз бәйрәме белән котлады, бәйрәмне оештыручыларга һәм бәйрәмдә чыгыш ясаган  авылыбызның үзешчәннәренә рәхмәтен белдерде