Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

«Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай...»

     26 апрель Туган тел һәм бөек шагыйрь Габдулла Тукай тууына 132 ел тулган көн. Шул уңайдан,  республика күләмендә һәм  Лениногорск шәһәре мәдәният сараенда тантаналы чара узды. Әлеге чарада шәһәребезнең танылган  “Айсылу” балалар театры  егет-кызлары сәнгатьле итеп  Габдулла Тукайның “Су анасы” әкиятен, “Бала белән күбәләк” шигырен сөйләде. Барыбызга таныш булган  “Шүрәлене” дә сәхнәләштергәннәр иде.

     Габдулла Тукай иҗаты үлемсез. Ул татар халкының горурлыгы. Үткәнебез, бүгенгебез һәм киләчәгебез  аның исеменнән аерылгысыз. Без аның иҗаты алдында баш иябез.

     “Чишмә” иҗат берләшмәсе вәкилләре: Таһир Шәмсуаров, Мәһәрша Вәлиуллова, Рузидә Дәүтова, Әлфия Сөләйманова  бөек шәхесебезгә багышлап иҗат иткән  шигырьләрен укыдылар.