Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

"Манзара”да кунакта

     16 апрель көнне Татарстанның “Яңа гасыр” телеканалында “Манзара” тапшыруы чакыруы буенча, Мөэмин-Каратай авылы китапханәчесе, шагыйрь  Таһир Шәмсуаров Шамил Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсенең 60 еллык юбилее уңаеннан тирән мәгънәле, эчтәлекле чыгыш ясады, тапшыруны алып баручыларның сорауларына җавап бирде. Шулай ук Лениногорск шәһәре һәм районы уку йортларында, мәдәният учакларында һәр төрле кичә-тамашалар, язучы-шагыйрьләр белән җанлы әдәби музыкаль очрашулар уздырыла. “Чишмә”нең юбилее уңаеннан Татарстан китап нәшриятында “Чишмә җырлап ага торыр” исемле китап дөнья күрәчәк, республика газета-журналларында да якташ язучыларның  әсәрләре басылачак.