Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

«Күңелләрнең тирән катламнары». Литературный час по книгам писателя Ш.Бикчурина.

 

14 апрель көнне Мөэмин-Каратай авылы китапханәсендә яшүсмерләр өчен якташ язучыбыз Шамил Бикчуринның тормыш юлын һәм иҗатын барлап «Күңелләрнең тирән катламнары» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Шамил Мотыйгулла улы Бикчурин — Татарстанның нефть районында туып үскән, нефть чыгару эшендә үзе дә якыннан катнашкан һәм үзенең иҗатын бөтенләе белән диярлек нефть темасына багышлаган прозаикларның берсе. Әгәр исән булса язучыбызга быел 90 яшь тулган булыр иде. Ш. Бикчурин проза һәм драматургия жанрларында иҗат иткән, ул үзенең күпсанлы язмалары, хикәяләре, повесть-романнары белән әдәбият сөючеләргә күптәннән таныш. Әлмәт районында туып үссә дә  гомеренең күп өлешен Лениногорск төбәгенә багышлаган шәхес.  Нәкъ менә монда ул драматург буларак та таныла. Чара барышында яшүсмерләр Ш.Бикчуринның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, “Тирән катлам” , “Тальян моңы” әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Гомумән Ш.Бикчурин яшь буында кызыксыну  уятты.