Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

«Тукай иҗатына сәяхәт».

Балалар һәм яшүсмерләр атналыгы дәвам итә. Шул уңайдан 13 апрель көнне Мөэмин-Каратай авылы китапханәсендә балалар өчен милләтебезнең йөзек кашы булган, барыбызның да яраткан шагыйре Габдулла Тукай иҗаты буенча  “Тукай иҗатына сәяхәт” дип исемләнгән чара узды. Тукайның шигырьләрен, әкиятләрен белмәгән кеше юктыр. Тукаебыз кыска гына гомер эчендә үзеннән соң гаҗәеп бай мирас калдырган шәхес. Аның иҗаты аша ничә буын әдәбият сөючеләр матурлык, гүзәллек белән очраша. Аның иҗаты аша без халкыбызның үткәнен күзаллыйбыз, бүгенгесенә гадел бәя бирәбез, тагын бер тапкыр телебезнең бөеклегенә инанабыз. Әлеге чарада балалар Г. Тукайның иҗат һәм тормыш юлы белән таныштылар.  Барыбыз да яраткан “Кәҗә белән сарык” әкиятен рольләргә бүлеп укыдылар, шигырьләрен яттан сөйләделәр. Чара ахырында язучы иҗаты буенча төрле яшьтәге мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар катнашында Г. Тукай китаплары буенча викторина үткәрелде. Викторина нәтиҗәләре безне бик куандыра, чөнки Тукаебызның иҗатын балалар яхшы белә. Әлеге чара Г.Тукайның гимнга тиң “Туган тел ” җыры белән тәмамланды.