Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

Лениногорскига шагыйрә Клара Булатова килде.

13 апрель көнне Лениногорск шәһәренең 11 татар гимназиясендә халкыбызның легендар шагыйрәсе, Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Клара Булатова белән очрашу оештырылды. Укучылар Клара Булатованың шигырьләрен яттан сөйләделәр. Язучының шигырьләре традицион татар шигыре калыбында иҗат ителгән, анда тормышта кайгы-хәсрәтен дә, сөенеч-шатлыкларын да күп күргән хатын-кыз шәхесенең хис-тойгылары, мәхәббәт кичерешләре, гомер турында, туган җир, заман, кеше язмышы, мәңгелек турында фәлсәфи уйланулары, сагыш-әрнүләре  чагылыш таба. Очрашу барышында “Айсылу” театры  шагыйрә әсәрләренә нигезләнеп язылган пьесаларны сәхнәләштерде. Ш. Бикчурин исемендәге “Чишмә” әдәби-иҗат берләшмәсе әһелләре исә үзләренең яңа әсәрләре белән таныштырдылар. Әлеге әдәби-мәдәни чара Мөэмин-Каратай авылы китапханәсе инициативасы белән оештырылды. Очрашу җылы эчтәлектә узды. Очрашу ахырында укучылар Клара апага үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, ә ул рәхәтләнеп җавап бирде.