Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

«Табигатькә тугрылык». Литературный круиз по книгам писателя А. Хасанова.

12 апрель көнне Мөэмин-Каратай авылы китапханәсендә 5,6 сыйныф укучылары катшашында төбәгебезнең танылган язучысы Альберт Хәсәнов иҗаты буенча «Табигатькә тугрылык» дип исемләнгән чара булып узды. Язучының китаплары буенча әдәби круиз үткәрелде. А. Хәсәнов ике дистәдән  артык китаплар авторы.  Ул олы җанлы, үтә дә нечкә күңелле, ихлас,  бик тә күзәтүчән. Табигать-Анага, андагы  һәр  нәрсәгә – агачына,  чәчәгенә, бөҗәгенә, кош-кортына чиксез мәхәббәт хисләре  белән караган кеше генә шундый матур әсәрләр иҗат итә ала. Автор үзенең әсәрләрендә табигать турында, кешенең кошлар, хайваннар дөньясына мөнәсәбәте турында сүз алып бара, табигатьне саклау кебек мөһим мәсьәләләрне күтәрә, аңа сак мөнәсәбәттә булырга өнди. Чара барышында укучылар авторның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, язучының “Чатан бүре баласы”, “Яратмый мөмкин түгел” китапларыннан өзекләр укыдылар. Бигрәк тә укучыларга авторның “Шаян кәккүк”, “Тугрылык” хикәяләре һәм “Куркак Шәвәли”, “Юмарт керпе” әкиятләре күңелләренә хуш килде.