Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

«Туган як сандугачы». Поэтический вечер по произведениям писателя-земляка М. Газизова.

11 апрель көнне Мөэмин-Каратай авылы китапханәсендә балалар һәм яшүсмерләр атналыгы кысаларында якташ язучыбыз Мәхмүт Газизов иҗаты буенча яшүсмерләр катнашында “Туган як сандугачы” дип исемләнгән шигъри кичә үткәрелде. М.Газизов  тумышы белән Лениногорск районының Туктар Урдалысы авылыннан чыккан шәхес. Китап сөючеләргә аның исеме  күптәннән таныш. Ул балалар шагыйре булып саналса да , аның иҗатында өлкән яшьтәгеләр өчен язылган хикәя, шигырьләре дә шактый. Кичә барышында яшүсмерләр  аның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар. Авторның “Тәгәри китте йомгагым” китабы буенча күзәтү уздырылды. Авторның берсеннән-берсе мәгънәле шигырьләрен урта буын укучылары сәнгатьле итеп укыдылар. Шагыйрьнең шигырьләре табигый,  тормышчан. М. Газизов иҗаты укучы күңелендә мәңгелеккә сакланыр.