«Шаян гаилә»
1 апрель көнне Мөэмин-Каратай авылы мәдәният йортында мәдәният һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә 1 нче апрель –Көлке көненә багышланган «Шаян гаилә» дип исемләнгән әдәби-мәдәни чара узды. Әлеге чара ярыш рәвешендә оештырылган иде. Бәйгедә дүрт пар гаилә үзләрен сәләтле, тапкыр, бар яктан да килгән гаиләләр итеп танытты. Берсеннән-берсе кызыклы конкурслар: чәч җыю, су ташу, кызыклы скетчлар күрсәтү, бала төрү, мода тәкъдим итү, тактага кадак кагу, музыкаль сәхифәләр, бәйрәм салатын хәстәрләү, иң сәнгатьле шигырь укучы ярыш-бәйгеләре беркемне дә битараф калдырмады. Зал тутырып килгән тамашачы әлеге тамашадан бик канәгать калды. Тамаша ахырында барлык ярыш-бәйгедә катнашкан гаиләләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.