«Бер авылда ике шагыйрь» Знакомство с творчеством поэтессы Гульфии Исхаковой и поэта Т. Шамсуарова.
Безнең төбәгебез талантларга бик бай. Яшь буын үз төбәгенең язучы-шагыйрьләрен белергә тиеш. Әлеге максат белән 24 март көнне Мөэмин-Каратай fавылы китапханәсендә авылдан чыккан шагыйрьләр – Таһир Шәмсуаров һәм Гөлфия Исхаковалар иҗаты буенча «Бер авылда ике шагыйрь» дип исемләнгән чара үткәрелде. Чара барышында китапханәче – Таһир Шәмсуаров укучыларны үзенең һәм авылдаш шагыйрә Гөлфия Исхакованың тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды. Китап сөючеләр авторларның китаплары белән таныштылар, берсеннән-берсе эчтәлекле һәм шул ук вакытта укучы күңеленә үтеп керә торган мәгънәле шигырьләр белән таныштылар, үзләре дә бик теләп чыгыш ясадылар. Кичә ахырында укучыларда әдәбияткә һәм китапка карата кызыксыну артты.