Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

«Туган якка солдат сәламе”. Литературно-музыкальная композиция посвященная ко дню Защитников Отечества.

23 февраль көнне Мөэмин-Каратай авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Туган якка солдат сәламе”  дип исемләнгән әдәби-музыкаль  кичә оештырылды. Армия сафларында хезмәт итүче егетләребез Билалов Рифат, Гыйльманов Илназ, Җиһаншин Айрат, Хәбибуллин Булатлар бәйрәм көне уңаеннан туган авылына сагынычлы солдат хатлары юлладылар. Шулар нигезендә истә калырлык чара үтте. Кичә җыр-моң, Т. Шәмсуаров иҗат иткән шигырьләр белән үрелеп барды. Солдат хатлары уку, аларга багышлап музыкаль  номерлар башкару солдатлар өчен дә , әти –әни, туганнары күңелендә дә якты хатирә рәвешендә сакланыр.