Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

«Туган телем-иркә гөлем». Конкурс чтецов посвященный ко дню родного языка.

22 февраль көнне Мөэмин-Каратай авылы китапханәсендә балалар өчен «Туган телем-иркә гөлем». дип исемләнгән шигырь сөйләүчеләр конкурсы үткәрелде. Әлеге чара туган тел бәйрәме кысаларында оештырылды. Кичә башында  китапханәче балаларга туган телнең әһәмиятен, аның бөеклеген, аны яратырга, сакларга кирәклеге турындагы төшендерде. Әлеге чара бәйге рәвешендә дәвам итте. Китап сөюче укучыларыбыз Г. Тукай, М. Җәлил , Т. Шәмсуаров шигырьләрен яттан сәнгатьле итеп сөйләделәр.Әлеге конкурсны бәяләр өчен жюри сайланды. Укучылар үзләре сайлаган  шигырьләрне җиренә җиткереп, тамашачыга барып җитәрлек итеп башкардылар. Жюри бәйгегә йомгак ясаган арада, балалар әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр. Менә җиңүчене билгеләр вакыт та җитте. Беренче урында - Галлямова Айгизә, икенче урында- Хәйретдинова Айсылу, ә өченче урында исә -  Салахова Аделина. Җиңүчеләргә китаплар бүләк ителде. Чара  Г. Тукай шигыренә иҗат ителгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды.