Детская библиотека - филиал № 3

«Мин татарча сөйләшәм»: аралашу сәгате

Бүген балалар китапханәсе – 3 нче филиалда 34 нче номерлы балалар бакчасының  өлкән төркемдә  тэрбияләнүчеләр   белән  татар теленең матурлыгы һәм байлыгы турында сөйләштек. Ике телне дә яхшы белү – балалар үсеше өчен бик әйбәт ул. Бүгенге очрашуда балалар белән ике телдә дә аралаштык. Балалар  татар телендә чыккан китаплар һәм журналлар белән таныштылар. Шулай ук алар  игътибарына«Мин өйрәнәм» сериясеннән булган геометрик формалар, хәрефләр, хайваннар, җиләк –җимешләр, кеше турында дидактик  әсбаплар  тәкъдим ителде. «Тәмле сүз» китабы балаларда зур кызыксыну уятты. Бу китап нәниләрне тәмле телле булырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, чисталыкка – пөхтәлеккә, кешеләр арасында  үзеңне ничек  дөрес тоту  кагыйдәләренә өйрәтә. Өстәлдә куелган әйберләрнең кайсысы югалуын әйтеп, балалар үзләренең игътибарлылыкларын тикшерделәр һәм татар телендә шигырь cөйләделәр. Дуслык һәм тел турында татар халык мәкальләрен искә төшерделәр. Аралашу азагында балалар татар телендә чыккан,  матур бизәкле, бай эчтәлекле,  иң кызыклы  китаплар куелган   күргәзмә белән таныштылар.