Детская библиотека - филиал № 3

«Лаеклы шәхес»: китап күргәзмәсенә күзәтү

Ринат Мөхәммәдиев укучыларга  язучы, сәясәтче, иҗтимагый эшлекле буларак билгеле. Авторның  татар, рус,  төрек, инглиз телләрендә 60 лап китабы дөнья күреп, үз укучысын тапты. Ринат Мөхәммәдиевнең  быел   юбилей елы - аңа 70 яшь.Шушы  матур гомер бәйрәме  уңаеннан,  балалар китапханәсе - 3 нче филиалда, «Лаеклы шәхес»  дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли. Монда укучылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат ала алалар. Шулай ук әдипнең рус һәм татар телендә басылып чыккан китапларын өйгә алып укый алачаклар. Әдипнең «Кенәри читлек кошы», «Сират күпере», «Свои люди»  һәм башка китаплары укучылар тарафыннан яратып укыла. Авторның илһам чыганагы булып туган як, туган җир, балачак дөньясы тора. Аның балалар өчен язылган  «Ат чабышы», «Канатлы кояш»  китаплары да  нәкъ шул темаларны  яктырта. Күргәзмәне күзәтүдә 12 кеше катнашты, биш китап өйгә бирелде.