Детская библиотека - филиал № 3

Кече Кирмәннең олы Ринаты

         10 декабрь көнне Алабуга үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә “Кече Кирмәннең олы Ринаты” исемле әдәби әңгәмә узды. Биредә Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары катнашты. Быел татар язучысы, тәнкыйтьче һәм галим  Р. Мөхәммәдиевның тууына 70 яшь тулды.  

Ринат Сафа улы 1948 елның 10 декабрендә Татарстанның Мамадыш районы Кече Кирмән авылында игенче гаиләсендә туа. Ул 1966 елда шул төбәкнең Түбән Ушма унберьеллык мәктәбен, 1971 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый, аннан өч ел дәвамында Казан телевидение студиясендә яшьләр-балалар тапшырулары мөхәррире булып эшли.

Узган гасырның җитмешенче еллар ахырларында Р.Мөхәммәдиев, тәнкыйди иҗат эшчәнлеген дәвам итеп, әдәбиятның проза жанрында да каләмен чарларга керешә. 1979 елда аның нәниләр өчен «Яңа елга күчтәнәч» җыентыгы басылып чыга, ә тагы берникадәр вакыттан соң «Беренче умырзая» (1983), «Ак кыялар турында хыял» (1985), «Истәлек өчен Гыйлемханга» (1986) исемле лирик повестьлары һәм бер төркем хикәяләре иҗат ителә. 1989 елда исә ул үзенең беренче күләмле әсәрен – «Кенәри – читлек кошы» исемле романын язып тәмамлый.

Татар һәм туган як әдәбияты бүлегендә Р. Мөхәммәдиевның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган китап күргәзмәсе эшли. Сезне күргәзмәгә чакырып калабыз.