Детская библиотека - филиал № 3

«Китап күңел кояшы»: китап күргәзмәсе.

Балалар китапханәсе, 3-нче филиалда «Китап күңел кояшы» дип исемләнгән күргәзмә эшли. Яңа китап һәр укучы өчен, көтеп алынган кояш яктысы кебек, кирәкле һәм күңелне баета торган рухи азык. Күргәзмәдә укучылар Р.Миңнуллинның «Башкаларга бер караш»китабын укып, язучыларның иҗат портретлары белән таныша алалар. Х.Ф. Басыйровның  «Ватанга тугры калдылар» документаль повесте укучыларны патриот –шагыйрь  Муса Җәлилнең тормыш һәм көрәш юлын өйрәнүчеләр белән таныштыра. Китап сөюче дусларыбыз, төрле жанрларда  иҗат ителгән, татар һәм рус телләрендәге матур әдәбиятны өйгә алып укый алачак. Химия без уйлаганча ук куркынычмы, аны тормышның кайсы өлкәләрендә очратырга мөмкин? Бу сорауларга җавапны Ф.Ямбушевның «Кызыклы химия» китабыннан табарга була. Китап  урта яшьләрдәге балалар өчен тәкъдим ителә. Мәктәпкәчә яшьтәге бала тормышында уен аеруча зур урын алып тора. Тәрбиячеләр һәм яшь әти-әниләр өчен «Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен кагыйдәле хәрәкәтле уеннар», Г.Ясәбиеваның «Шигъри физкультминутлар», «Укыйбыз,сөйлибез,сөйләшәбез» китаплары менә дигән методик кулланма булачак. Шулай ук бу китаплар башлангыч сыйныф укытучылары өчен дә файдалы булыр. Күргәзмәдә һәр укучы үзенең күңеленә хуш килгән китапны табачак, балалар китапханәсенә рәхим итегез!