Детская библиотека - филиал № 3

Р. Шайдуллиной «Алмагач дәресе»: шигырь укыйбыз

Балалар китапханәсе -3 - нче филиалының уку залында, китапханәгә килүчеләр, Равилә Шәйдуллинаның шигырьләрен укыдылар. Аның шигырьләре җиңел укыла, йөгерек шаян тел белән язылган. Изге, игелекле уйлар иң хуш исле чәчәктән дә тәмлерәк ис тарата. Р. Шәйдуллина шигырьләрен укыгач , үзеңне чәчәкле болында, яисә алма бакчасында кебек хис итәсең. «Елак болыт», «Йолдыз яңгыры» «Алмагач дәресе» һәм башка шигырьләре балаларга бик ошады.