Детская библиотека - филиал № 3

«Татарча диктант»: Бөтендөнья белем бирү акциясе

26 - нчы сентябрьдә  балалар китапханәсе – 3 нче филиалда  «Татарча  диктант»  Бөтендөнья белем бирү акциясе узды. «Татарча  диктант»   быел бишенче тапкыр үткәрелә,  пандемия булу сәбәпле  ул быел онлайн форматта узды. Диктант текстын  филология фәннәре докторы профессор Фоат Галимуллин укыды. Текст күренекле татар язучысы Ибраһим Гази әсәреннән  өзек иде. Чараны китапханә хезмәткәрләре  барлык санитар таләпләрне үтәп үздырды. Диктант язуда 6 кеше катнашты.