Детская библиотека - филиал № 3

22 июнь хәтер һәм кайгы көне

1941 елның 22 июне — Хәтер һәм кайгы көне — Бөек Ватан сугышы башланган көн. 22 июньдә таңда, сугыш игълан итмичә генә, фашист Германиясе Советлар Союзына һөҗүм итте. Бөек Ватан сугышы 1418 көн һәм төн дәвам итте. Бу канкойгыч сугышта СССР 27 миллионга якын кешесен югалтты, әмма җиңеп чыга алды.

Бөек Ватан сугышында совет халкы Европа халыкларын фашист илбасарлары хакимлегеннән азат итүгә һәм гитлерчыларны тар-мар итүгә хәлиткеч көч куйды. 1945 елның 8 маенда фашист Германиясе һәм аның хәрби көчләренең берсүзсез капитуляциясе турында Актка  кул куелды.
 Бөек Җиңү зур югалтулар хисабына яуланды: дистә миллионнарча кеше һәлак булды, меңнәрчә шәһәр һәм авыл янып көлгә әйләнде, завод-фабрикалар җимерелде, мәдәният һәйкәлләре юкка чыгарылды. Татарстаннан гына да җиде йөз меңнән артык кеше дошманга каршы сугышка китте, шуларның өч йөз илле меңе диярлек туган нигезләренә әйләнеп кайтмады. Ә Алабугадан 3400  кеше фронтка озатыла. Барлыгы 55 мең районда яшәүчеләрнең  14 меңе сугышка китәләр. Шуларның яртысы диярлек туган якларына әйләнеп кайтмыйлар. Без бу фаҗигане бер вакытта да онытмаячакбыз! 
Яу кырында башын салган Ватан солдатлары, тыл хезмәтчәннәре мәңге онытылмас! Дәһшәтле сугышта җиңү яулаган каһарман халыкка мәңгелек дан!

https://татарыалушты24.рф/2019/06/22/кайтмый-калганнарның-хакы-бар/