Детская библиотека - филиал № 3

Әдәби календарь. “Балаларның якын дусты” Мәрзия Фәйзуллина - тууына 90 ел

Балалар китапханәсе, 3 нче филиал укучыларга  балалар язучысы, шагыйрә Мәрзия Низам кызы Фәйзуллина белән танышырга чакыра. Ул 1930 елның 11 июнендә Татарстан АССРның хәзерге Арча районы Шушмабаш авылында крестьян гаиләсендә туа. 1955 елда балалар өчен беренче шигырьләр җыентыгы — «Салават күпере» дигән китабы басылып чыга. 1956—1962 елларда нәниләр өчен бер-бер артлы «Чәчәкләр сәгате», «Ике көрәк», «Зур дулкыннар», «Гөлнар мәктәпкә бара» дигән шигырь китаплары дөнья күрә.

Шагыйрьнең иҗаты белән Мәскәү балалар нәшриятлары да кызыксына башлый, нәтиҗәдә 1963—1965 еллар арасында М. Фәйзуллинаның Детгиз, «Малыш» нәшриятларында рус телендә «Цветочные часы», «Стихи», «Пропала кошка» исемле өч китабы басылып чыга.
М. Фәйзуллина — татар һәм рус телләрендә чыккан унбиштән артык шигъри китап авторы. Шагыйрәнең аерым әсәрләре, рус теленнән тыш, үзбәк, чуваш, украин һәм башка телләргә дә тәрҗемә ителгән.

«Гаилә әлифбасы» исемле китабы өчен М.Фәйзуллина 2004 елда Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге бүләгенә лаек була.
1980 елда М. Фәйзуллина әдәбият өлкәсендә күрсәткән хезмәтләре өчен КПССның Татарстан өлкә комитеты һәм Министрлар Советының Почет грамотасы белән бүләкләнә. М. Фәйзуллина—1965 елдан СССР Язучылар союзы әгъзасы. Кадерле укучылар, әлеге сылтама буенча кереп сез Мәрзия Фәйзуллинаның шигырьләре һәм аның сүзләренә иҗат ителгән җырлар белән таныша аласыз.

http://www.millattashlar.ru/index.php/%D0%A4%D0%B0%D0%B9%D0%B7%D1%83%D0%BB%D0%BB%D0%B8%D0%BD%D0%B0_%D0%9C%D0%B0%D1%80%D0%B7%D0%B8%D1%8F_%D0%9D%D0%B8%D0%B7%D0%B0%D0%BC%D0%BE%D0%B2%D0%BD%D0%B0