Детская библиотека - филиал № 3

“Утларда чыныккан әдип” Нәби Дәүлинең тууына 110 ел

Балалар китапханәсе, 3 нче филиал үзенең укычыларын Нәби Дәүлинең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырып китә.  Нәби Дәүли (Нәбиулла Хәсән улы Дәүләтшин) 1910 елның 1 июнендә элекке Казан губернасы Спас өязе Мәүләшә авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Дүрт яшендә чакта аның әтисе, бераздан әнисе үлеп китә, Нәбиулла ятим кала. 1921 елда ул Волгоград шәһәрендә балалар колониясенә эләгә. Шунда җидееллык белем ала, ФЗӨдә укый, беренче әдәби әсәрләрен бастыра. Озакламый Донбасс ягына китеп, «Пролетар» исемле татар газетасы редакциясендә эшли. 1931–1933 елларда ул Винница шәһәрендәге хәрби мәктәптә укый, Ерак Көнчыгышта чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә. 1935 елда Нәби Дәүли Казанга килеп матбугат органнарында эшли, әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә. 1939 елда ул СССР Язучылар союзына әгъза итеп алына. Нәби Дәүли Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка китә, әмма 1941 елның августында Орша шәһәре тирәсендә барган авыр сугышларның берсендә чолганышта калып, ул фашистлар кулына әсир төшә. 1942 елның яз башында бүтән әсирләр белән бергә Германиягә озатыла. 1945 елның апрелендә ул берничә иптәше белән лагерьдан кача, Совет Армиясенә кушыла һәм сугышны фронтта тәмамлый. “Яшәү белән үлем арасында” әсәрендә, ул әсирлектә күргәннәрен автобиографик повесть итеп бастырып чыгара. 1945-1956 елларда  Казанда художник-бизәүче булып эшли. Ул гомеренең соңгы көннәренә кадәр әдәби иҗат эшеннән аерылмый. Н. Дәүли 1989 елның 18 маенда вафат була. Сезнең игътибарыгызга Нәби Дәүли сүзләренә иҗат ителгән Сара Садыкова көе, Илһам Шакиров башкаруында Республика – минем Татарстан җырын тыңларга тәкъдим итәбез, шулай ук укучылар авторның башка әсәрләре белән дә таныша ала.

https://erlar.ru/taxonomy/term/164

https://buben.net/s-tatarstan-minem-respublikam-govqwjy