Детская библиотека - филиал № 3

«Сабантуй» - балаларның яраткан журналы

1924 елның 10 октябрендә “Яшь ленинчы”ның 1 500 данә тираж белән беренче саны чыга башлый. Газетаның беренче редакторы Шәһит Шаммазов була. Беренче хәбәрчеләр арасында Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фатих Кәрим, Әмирхан Еники, Хатыйп Госман һ.б. лар булалар.

1995—2014 елларда баш мөхәррире булып Ләлә Нәгыйм кызы Сабирова эшләгән. 2014 елдан баш мөхәррир — Алмаз Гыймадиев, 2020 елның мартыннан баш мөхәррир — Зилә Хөснетдинова.

Без  сезне «Сабантуй» журналының 2020 елда басылып чыккан 5 –май саны белән якыннан таныштырып китәбез. Тышлыкның беренче битеннән үк күренеп тора - Сабантуй мәйданы балаларны көтә. Беренче битендә үк сезне балаларның якын дусты  Шәвәли – шук малай каршы ала. Бу санда сезне мажаралы комикс, Айсылу Лерон киңәшләре, Фәнсөяр Гыйлембаяновтан яңа биремнәр, балалар иҗаты, Роберт Миңнуллин шигырьләре, язгы уеннар көтә.   

– "Сабантуй"ның үзенчәлекле, кызыклы ягы бар, монда балалар үзләре яза. “Канатлы ат” сәхифәсендә яшь каләм тибрәтүчеләр өчен зур урын бирелгән. «Хәерле юл» сәхифәсе балаларны юлларда игътибарлы һәм сак булырга өйрәтә. Журналның  бу санында җәяүлеләр, аеруча  балалар иминлеген кайгырта  торган юл билгеләре белән танышырга  мөмкин. Шулай ук сез “Яшь хәбәрчеләр” сәхифәсендә актив катнашып, үзегезнең талантыгызны һәм мөмкинлекләрегезне ача аласыз. Иң актив укучыларның җурналист таныклыгына ия булу мөмкинлеге дә бар. Журналның соңгы битләрендә чын – чынлап  ярыш мәйданы! Бу биттәге башваткычларны чишеп, алган  белемнәрегезне тикшерә аласыз һәм фикерләү сәләтегезне үстерергә дә мөмкинлек чыгып тора.  Шулай ук  «Сабантуй» мәзәкләрен укып елмаеп алырга, журнал тәкъдим иткән балачак уеннарын уйнап, күңел ачарга да мөмкинлек бар.  «Сабантуй» журналы бик кызыклы, матур,  төсле рәсемнәр белән бизәлгән,  бай әдәби басма булып тора. “Сабантуй” журналының яңа саны белән рәхәтләнеп танышыгыз!

http://sabantuyjournal.ru/