Детская библиотека - филиал № 3

"Сабыйларның иң зур шатлыгы"

Балалар китапханәсе, 3 нче филиал «Салават күпере » журналының электрон вариантын тәкъдим итә. «Салават күпере» журналы — балалар өчен татар телендә чыга торган журнал, «Бәллүр каләм» (1999, 2011) бәйгесе, Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге махсус премиясе (2005) лауреаты. 1990 елдан бирле нәшер ителә.

«Салават күпере» − мәктәпкәчә һәм башлангыч мәктәп яшендәге (3−12 яшь) балалар өчен бердәнбер татар әдәби-нәфис журнал. Аның тарихы 30 еллык вакытны үз эченә сыйдырган.
Белгәнеңчә, салават күпере − табигатьнең иң матур күренешләреннән берсе. Шуңа журналның исемендә балачакның иң матур уй-фикерләре, теләк-хыяллары салават күпере төсләрендә чагыла. «Салават күпере» − гамьсез бала чагыбыз символы, сабыйларның иң зур шатлыгы!
Журнал битләре буенча сәяхәт итеп, балачакның рәхәтен тоеп карыйк әле.
«Салават күпере»ндә сиңа яхшы таныш геройлар – Шүркә, Елмай, Йомшаккай, Матуркай һәм Шалай дус-тату яшәп яталар. Син алар белән дә бик тиз уртак тел табарсың. Монда яратып укыган язучы һәм шагыйрьләрнең әсәрләре (Зиннур абый Хөснияр, Ләбиб абый Лерон, Рөстәм абый Мингалим, Равил абый Фәйзуллин, Роберт абый Миңнуллин һ.б.); төрле халыкларның әкиятләре; әйләнә-тирә дөнья хәлләре һәм күренекле шәхесләрнең тормышлары тупланган. Бу илдә иң мавыктыргыч дәресләргә дә кереп чыгарсың − уку, язу, матур сөйләм, кызыклы арифметика, рәсем сәнгате, тәрбия һәм этика кагыйдәләре, кул эшләре, тормыш иминлеге нигезләре, татар, рус һәм инглиз телләрен өйрәнү... Ә тагын... тагын! Оригиналь кроссвордлар, сканвордлар, башваткычлар, ребуслар, буяугычлар, табышмаклар! Рәхәтләнеп күңел ач!
Дускай, син үзең дә журнал әзерләүдә катнаша аласың. Ничек дисеңме? Бик гади. − «Нәкыш», «Былбыл», «Мин бит бу!» кебек бәйгеләргә рәсемнәреңне, хикәя-шигырьләреңне, фотоларыңны җибәрсәң, аларны, һичшиксез ,«Салават күпере» битләрендә күрерсең.
Балачак дөньясы сине көтә! Ә хәзер рәхим итеп журналның 2020 нче елның 4 нче саны. белән таныш!

http://salavatkupere.com/