Детская библиотека - филиал № 3

"Каһарман шагыйрь"

ХХ гасыр совет чоры татар шигъриятенең күренекле вәкиле Нур Баян (Нур Галим улы Баянов) 1905 елның 15 маенда хәзерге Татарстан Республикасының Актаныш районы Әнәк авылында колхозчы гаиләсендә туа.

Нур Баян Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка китә һәм ахырга кадәр диярлек әүвәл полк партия оешмасының сәркәтибе, аннары дивизия газетасы редакторы һәм, ниһаять, полк командирының сәяси эшләр буенча урынбасары сыйфатында фронтның алгы сызыгында хезмәт итә, сугыш кырында күрсәткән батырлыклары өчен I дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнә. Сугыш шартларында да ул әдәби иҗат эшен туктатмый, ватандарлык хисләре белән сугарылган шигырьләрен яза («Өч бөркет» җыентыгы, 1942), поэма һәм либретто язуын дәвам итә. Ләкин Җиңү көненә нибары унбиш көн кала, 1945 елның 23 апрелендә, Австрияне азат итү өчен барган соңгы сугышларның берсендә подполковник, шагыйрь Нур Баян дошман пулясыннан һәлак була.

https://shigriyat.ru/authors/nur_bayan/page1