Детская библиотека - филиал № 3

«Ялкын» журналы

Балалар китапханәсе, 3нче филиал укучыларны "Ялкын" журналының электрон варианты белән танышырга чакыра."Ялкын" урта һәм олы яшьтәге мәктәп балаларының айлык татар журналы. 1924 елдан бирле чыга. Абдулла Алиш, Муса Җәлил премияләре лауреаты.

1924 елдан «Татарстан» газетасында Муса Җәлилнең 9-14 яшьлек балалар өчен журнал чыгарырга кирәклеге турында мәкаләсе басылып чыга. Шул ук елның 20 мартында Мәскәүдә «Кечкенә иптәшләр» дип аталучы балалар журналының беренче саны дөнья күрә. Журнал гарәп язуында була. Беренче редакторы - Х. Курмаев. 1928 елдан «Кечкенә иптәшләр» латин графикасына күчеп, «Октябрь баласы» дип атала башлый. 1933 елда журнал Казанга кайта, «Пионер каләме» нә әверелә. 1941 елда, сугыш башлангач, журнал чыгудан туктала. Сугыш беткәч, 1952 елда ул «Пионер» исеме белән янә дөнья күрә.1955 -1960 елларда баш мөхәррир булып балалар язучысы Ләбибә Ихсанова эшли, җаваплы сәркатип шагыйрь Илдар Юзеев була.
Ә 1957 елда, илдә «Пионер» исемле журналлар артык күбәеп китү сәбәпле, журнал исеме «Ялкын»га үзгәртелә.16 ел дәвамында журналның баш мөхәррире булып Эльмира Закирова әшли. Бүгенге көндә җурналны Илназ Фазуллин җитәкли. "Ялкын” тулысынча үзгәреп, яңа форматта чыга башлады. Журналның үзгәртелгән варианты яшүсмерләрнең барлык таләпләренә һәм кызыксынуларына туры килә. Логотипның үзгәрүеннән тыш, журналның сәнгати бизәлеше һәм полиграфия сыйфаты да үзгәрде. Бу “Ялкын” ны тагын да кызыклырак һәм үзенә тарта торган итте. Журналның йөзе генә түгел, рубрикалар структурасы да камилләшкән. Яңарып чыккан “Ялкын” да ул яшүсмерләрнең эчке халәтенә туры килерлек итеп эшләнгән: “Мин”, “Әйләнә-тирә мохит”, “Мин һәм дөнья”. Басмада тәкъдим ителгән журналистик материалларның да тематикасы киңәйгән. Элеккечә, “Ялкын” журналы бүгенге көн авыл һәм шәһәр яшүсмерләрендә рухи кыйммәтләрне тәрбияли торган иң якын ярдәмче булып тора. "Ялкын” журналының яңа саны белән рәхәтләнеп танышыгыз дуслар!

http://yalkyn.ru/