Детская библиотека - филиал № 3

Резеда Валиева тууына 90 ел.

Балалар китапханәсе, 3 нче филиал нәни дусларыбызны балалар язучысы Резеда Вәлиеваның, тууына 90 ел тулу уңаеннан, шагыйрәнең иҗаты белән танышырга чакыра. Резеда Тәфкалүн кызы Вәлиева (Хәлилова) 1930 елның 1 маенда Башкортстанның Кыйгы районы Дүшәмбикә авылында укытучы гаиләсендә туган. 1947 елда Салават районының Каратаулы урта мәктәбен тәмамлый һәм дәүләт университетының татар филологиясе бүлегенә укырга керә. Резеда Вәлиева 46 китап авторы, шуларның яртысы балаларга багышланган. Резеда Вәлиева балаларның нәрсә белән кызыксынуларын, хыял һәм теләкләрен белеп язган балалар язучысы. Аның әкиятләре, шигырьләре фантазиягә, тирән фикергә, матурлыкка бай. Шагыйрә мәхәббәт һәм нәфрәт, батырлык-куркаклык, акыллылык һәм наданлык, уңганлык һәм ялкаулык кебек төшен чәләрне капма-каршы куеп, балаларга тәрбия бирү юлында куллана («Керпе белән Ташбака», «Мактанчык Бака», «Апа белән сеңел» һ.6.).

Р. Вәлиева әкиятләре бүгенге көндә дә зур әһәмияткә ия. Чөнки әкиятләрдә тормышта очрый торган гаделсезлекләр, аларны җиңү очраклары күрсәтелә. Алар балаларга аңлаешлы, җиңел телдә язылган. Резеда Вәлиеваның әкиятләре татар телен өйрәнүчегә тел ачкычы да булып тора. Сезнең игътибарыгызга аның әкиятләрен тыңларга тәкъдим итәбез! Вакытыгыз күңелле һәм файдалы узсын!

https://get-tune.cc/song/14825157-rezeda-v-leva/92348457-kerpe-bel-n-tashbaka/

https://hotplayer.ru/?s=резеда%20валиева

https://hotplayer.ru/?s=резеда%20валиева