Детская библиотека - филиал № 3

«Тукай – балаларга»

Габдулла Тукайның тууына - 134 ел. Балалар китапханәсе 3 нче филиал укучыларны әдипнең ижаты белән таныштыруын дәвам итә. Габдулла Тукай – татар халкының бөек шагыйре. Ул дөньяда нибары 27 ел яшәгән. Шушы кыска гына вакыт эчендә бик күп шигырьләр, әкиятләр, язып калдырган. Без, кайда гына яшәсәк тә, кая гына барсак та, Тукай геройлары белән очрашабыз. Елга буенда “Су анасы” күңелгә шом салса. Урманга керсәк, “Шүрәле” искә төшә. Өйдән ерак китсәк, “Туган телне”не көйләп юанабыз. Тукай безне белем алырга, кечкенәдән эшкә өйрәнергә, хезмәтне яратырга өнди.
Бүген укучылар игътибарына Габдулла Тукайның «Шүрәле», «сөткә төшкән тычкан», «эш беткәч уйнарга ярый» әкиятләренә төшерелгән «Татармультфильм» тәкъдим итәбез.
Рәхим итеп тыңлагыз һәм карагыз кадерле дуслар!

https://www.youtube.com/watch?v=sflrlsXHZ-A

https://youtu.be/P1sWmSENT1s

https://youtu.be/P1sWmSENT1s