Детская библиотека - филиал № 3

"Тукай халык күңелендә яши…"

«Мин кечкенәдән үк җырчы идем. Кайда ишетсәм дә, җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем... Мәдрәсәдүк мине җырчы диләр иде», — ди Габдулла Тукай үзе турында. Бәлки татар моңын нечкә йөрәге аша кабул итүе, җыр-моңга гашыйклыгы Тукайның шигырьләрен сыгылмалы, ритмлы, моңлы итәдер дә инде. Моны без генә түгел, үз заманында зирәк композиторлар да күреп ала белгән. Шуңа күрә Г.Тукайның күп кенә шигырьләренә көй дә язылган. Габдулла Тукайның «Әллүки», «Тәфтиләү», «Зиләйлүк», «Туган тел» кебек җырлары шулкадәр халыклашты ки, аларны шагыйрь иҗат иткәне сизелми дә. Аларда һәркем үз күңелендәге хисләргә аваздашлык таба. «Туган тел» җыры исә соңгы елларда аеруча еш яңгырый. Күп кенә әдәби-музыкаль кичәләр, хәтта төрле җыеннар да шушы җыр яңгыравы белән тәмамлана.Сезнең игътибарыгызга Габдулла Тукай сүзләренә язылган җырын тәкъдим итәбез, рәхәтләнеп тыңлыйк әле дуслар!

 https://hotplayer.ru/?s=әллүки

https://hotplayer.ru/?s=«тәфтиләү%20илһам

https://hotplayer.ru/?s=зиләйлүк

https://hotplayer.ru/?s=«туган%20тел»%20илһам