Детская библиотека - филиал № 3

"Олы талант иясе"

Балалар китапханәсе ,3 нче филиал укучыларны талантлы драматург Таҗи Гыйззәтнең тормыш юлы Һәм иҗаты белән таныштыра.

Таҗи Гыйззәт 1895 елның 15 сентябрендә Әгерҗе районының Барҗы Омга авылында туа. 14 яшенә кадәр мәдрәсәдә укыганнан соң, Бондюк, Воткинск, Ижау заводларында эшли. 1919–1922 елларда аның артистлык сәләте ачыла. Самарда Зәйни Солтанов оештырган драма студиясендә укыганнан соң (1920), Таҗи Гыйззәт Татар Дәүләт академия театрында артист булып эшли башлый, әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә. Үз гомерендә 37 пьеса иҗат итә. Шуларның күбесе Татар Дәүләт академия театрында зур уңыш белән бара. Шундыйлардан «Чаткылар», «Ташкыннар», «Бишбүләк», «Таймасовлар», «Чын мәхәббәт», «Наёмщик», «Изге әманәт» кебек әсәрләрен күрсәтергә мөмкин.

Таҗи Гыйззәт 1925 елның сентябрендә хатыны, ике баласы белән Алабугага күченеп килә. Алабугада ул 3 елдан артыграк, 1928 елның декабренә кадәр яши.

Шушы вакыт эчендә шәһәр театры җитәкчесе, кинотеатр мөдире, наданлыкны бетерү буенча район мәгариф бүлеге инспекторы, татар драма труппасының мөдире булып эшли.

Артист, драматург, режиссёрның истәлеген мәңгеләштерү максатыннан, 1959 елда бирле Алабуга шәһәренең югары өлешендәге киң проспект Таҗи Гыйззәт исемен йөртә.

Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен ул ике тапкыр “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә, Русиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәргә лаек була. 1955 елының 7 мартында Казанда вафат була.

Таҗи Гыйззәт – татар музыка сәнгатендәге беренче музыкаль комедия «Башмагым» либреттосының авторы. Бу әсәр буенча куелган спектакль Казан театрларында гына да бик күп тапкырлар уйнала, аны шулай ук Екатеринбург, Киев, Харьков, Улан-Удэ, Ташкент, Сәмәркәнд һ.б. шәһәр тамашачылары да яратып кабул итәләр.Таҗи Гыйззәтнең истәлеген мәңгеләштереп Алабуганың матур бер урамына аның исеме бирелә.9 нчы мәктәптә озак еллар Таҗи Гыйззәтнең музее эшләп килә.Таҗи Гыйззәтнең әсәрләре бүген дә театр сәхнәләрендә уйналып килә. Алабуга шәһәрендә татар театрына нигез салган талантлы драматург, артист һәм режиссерны халкыбыз онытмый, аның әсәрләрен яратып укый һәм өйрәнә.