Детская библиотека - филиал № 3

"Иң гадел дус"

Балалар китапханәсе 3нче филиал китап сөюче укучыларыбызны яңа китаплар белән таныштыруын дәвам итә.

Әйтә алмыйм, ниндидер ул
Синең өчен
Яхшы китап - иң гадел дус
Минем өчен:
Күзгә карап әйтә миңа
Иң дөресен,
Ачып сала серләренең
Бөтенесен.
Яратмасаң - үпкәләми,
Алдашмый да...
Аның белән дус булганнар
Адашмыйлар.
Әйе, чынлап та шулай балалар язучысы Хәкимҗан Халиковның бай эчтәлекле, тәрбияви һәм кызыклы шигырьләрен укып үскән балалар беркайчан да алдашмас та, адашмас та. 1969 елда аның мәктәпкәчә яшьтәге балаларга атап язылган «Йолдызлар ничәү?» исемле беренче шигырьләр китабы дөнья күрә. Аннан соң бер-бер артлы Хәкимҗан Халиковның балалар өчен китаплары чыгып тора һәм ул балалар әдәбиятында иң актив эшләүче әдипләрнең берсе булып таныла.
Мәктәптә, балалар матбугатында озак еллар эшләгән тәҗрибәле педагог һәм журналист буларак, Xәкимҗан Халиков балалар психологиясен яхшы белә, аларның уй-хисләрен сизгер йөрәге белән нечкә тоеп, шуларны җанлы тасвир һәм характерлы бала образлары аша шагыйранә үтемле-тәэсирле итеп үзенең яшь укучылары күңеленә җиткерә. Бүген сезнең игътибарыгызга Хәкимҗан Халиковның "Сайланма әсәрләр"ен тәкъдим итәбез. Татарстан китап нәшриятында 2019 елда дөнья күргән бу җыентыкта нәниләр өчен шигырьләр, грамматик табышмаклар, әкиятләр , сценарийлар урын алган."Уйла һәм тап... " бүлегендә фикерләү сәләтегезне үстереп, шигъри юллар белән бирелгән табышмакларга  гаиләгез белән бергә җаваплар эзли аласыз.
Мәсәлән:
Беләсеңме?
Йөз чикләвек җыйдым мин,
Биштән берен ашадым,
Калганының яртысын
Кортлы булгач ташладым.
Энем белән сеңлемә
Бүлеп бирдем калганын.
Беләсеңме аларның
Ничәшәрне алганын?
Ягез дуслар,сез дә санап чыгарыгыз әле?Хәкимҗан Халиковның яңа китабы сезгә бик ошар дип уйлыйм.Укыгыз, рәхәтләнеп уйнагыз һәм зиһенегезне арттырыгыз балалар!