Детская библиотека - филиал № 3

"Бака - бакылдык"

Балалар китапханәсе 3нче филиал балалар һәм әти -әниләр игътибарына Рабит Батулланың "Бака - бакылдык" дип аталган яңа китабын тәкъдим итә. Габдулла Тукай исемендәге бүләк иясе, танылган язучы Рабит Батулланың бу китабы Казан "Юлбасма" нәшриятында 2019 елда дөнья күрде. Китапның рәссамы Олеся Щукина. Китапның төп геройлары - Нурбәк, Мөбарәк һәм аларның дуслары бакалар. Бакылдык бакаларның кешеләр белән уртак яклары бик күп.Мәсәлән, алар да үз авылларын елга - күлләр буенда корырга тырыша.Кеше малайлары кебек үк, бака малайлары да җырларга, сәяхәт итәргә, төрле маҗараларга юлыгырга ярата. Ә тагын аларның бик тә, бик тә кешеләр белән дуслашасы килә.Рабит Батулланың кызыклы һәм гыйбрәтле әкиятләрен укысагыз, Бака малае Бакалтайның нинди маҗаралы хәлләргә юлыкканын, гөмбә эзләүче баканы хәйләкәр төлке кулыннан кем коткарганын белерсез. Салават күпере кайда йоклый икән, кояш күбәләкләре нинди була һәм алар кая яши? Куян малаеның кояш күбәләкләрен ничек эзләп тапканын беләсегез килсә, Рабит Батулланың "Бака - бакылдык"китабын алып укыгыз дуслар!