Детская библиотека - филиал № 3

«Игътибар! Яңа китап!»

Балалар китапханәсе ,3нче филиал кече яшьтәге мәктәп балалары өчен Лилия Фәрхетдинованың "Өч алма" дип исемләнгән әкиятләр китабын тәкъдим итә. Казанның "Рухият "нәшриятында 2019 елда басылып чыккан, рәссам Рөстәм Хәбибуллин тарафыннан матур рәсемнәр белән бизәлеп эшләнгән, бай эчтәлекле бу китап нәни укучыларның күңеленә хуш киләчәк.Бу китапта тупланган әкиятләрне укып сез, батыр Мырауҗан ничек итеп сеңлесе Мыраусылуны коткарганын,нәни чыпчык баласы Чык-чырыкның ничек очарга өйрәнгәнен белерсез. Тәбәнәк буйлы, зур борынлы, ямьсез, әмма зирәк Кәрләнең ничек итеп патша кызының күңелен яулаганын укып белерсез.Патша малае дөм сукыр Бәхтиярның күзләре нидән күрә башлый, өч бертуган егеткә тылсымлы алмаларны кем бүләк итә, адашкан кәҗә бәтие Уйнакны кем коткара һәм башка кызыклы да, гыйбрәтле дә әкиятләр белән танышырсыз.

Әлмәт шәһәрендә яшәп иҗат итүче "Россия Федерациясенең иң яхшы укытучылары"конкурсы җиңүчесе Лилия Фәрхетдинованың иҗаты балаларны батыр, намуслы һәм гадел булырга, дуслыкның кадерен белергә өйрәтә.Туган телебезне яратырга, һәм балалар сезне китап укырга чакыра.