Детская библиотека - филиал № 3

"Колакчын Тафи": Балалар китапханәсе 3 нче филиал тәкъдим итә

       Танылган әкиятче Батулла бабайның матур, төсле рәсемнәр белән бизәлеп эшләнгән катыргы тышлы "Колакчын Тафи" китабы нәни укучыларыбызга ошарга тиеш! Әлеге әкият әнине тыңламау, гаиләдән, туганнардан йөз чөерүнең нәрсәгә китерүе турында нәниләр өчен кызыклы да, кызганыч та, тәрбияви дә булыр.

      Автор турында: Рабит Батулла1938 нче елның 26 нчы мартында Зәй районы Түбән Олыҗы авылында туа. Ул балалар өчен язылган бик күп кызыклы хикәяләр һәм әкиятләр авторы.Менә инде ничә буын Батулла бабай әкиятләре аша тәрбияләнеп үсә.