Муса Җәлилнең тууына 111 ел
15 февраль Илмәт китапханәсендә Муса Җәлилнең тууына 111 еллыгы бәйрәм ителде. Бәйрәмдә М. Җәлилгә багышланган презентация каралды, тормыш юлына багышланган викторина үткәрелде, шигырьләре кычкырып укылды һәм анализ ясалды.