Альметьевская сельская библиотека - филиал № 24

Тукай безнең күңелләрдә мәңге яши

Илмәт авылы балалар бакчасы балалары китапханәдә кунакта булдылар.Балалар сөекле Тукаебыз иҗаты һәм аның балалар өчен бастырылган китаплары белән таныштылар,шигырьләре ,әкиятләре укылды.Сиразетдинов Әмир бөек шагыйребезнең “Туган тел” шигырен сөйләде.Шулай Тукай шигырьләре яңгыраганда татар милләте,аның теле яшәр,киләчәге якты булыр.