Тат. Дюм-Дюмская сельская библиотека - филиал № 21

Музей почмагында күргәзмә

   Татар Дөм-Дөм авылы китапханәчесе Венера Зиннуровна татар халкы тарихы һәм көнкүреше буенча туган якны өйрәнү музей почмагын тулыландырды. Авылда яшәүчеләр, бүгенге көнгә кадәр кадерләп саклаган, чиккән сөлгеләр, ашъяулыклар, тастымалларны вакытлыча китапханәгә күргәзмә оештыру өчен бирделәр. Китапханәче фольклор кичәләр, милли бәйрәмнәр,әдәби-танып белү сәгатьләре, кызыклы очрашулар үткәргәндә тупланган материалны куллана, китаплар, газета-журналларда басылып чыккан мәгълүмат белән тулыландыра.

   Китапханә төрле буын вәкилләренә: балалар, укучылар, яшьләр, өлкән буын өчен очрашу урыны.