Старо-Юрашская сельская библиотека - филиал № 19

Ислам динен кабул итүгә 1100 ел.

    Ислам динен кабул итүнең1100 еллыгы уңаеннан Иске Юраш китапханәсендә 21нче май көнне истәлекле бәйрәм чарасы булды.

     Бәйрәм очрашуы өлкәннәр hәм балалар күңеленә хуш килде. Имам Рафил хәзрәт ярдәмчеләре, мөслимәләр катнашуы бәйрәмне тагын да күңеллерәк итте. Азан, намаз, намаз уку вакыты, Рамазан ае hәм ураза тоту төшенчәләренә аңлатма бирделәр. Исламда хатын-кызларыбызның хокуклары дигән  доклад ясалды. Бәйрәмгә ”Корьән нуры” - дигән китап күргәзмәсе ясалды.