Конкурсның беренче тур нәтиҗәләре
Иске Юраш авылы китапханәсе Ибраһим Газиның тууына 110 ел тулу уңаеннан иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган төбәкара фәнни-тикшерү укуларының 1 нче турында катнашты һәм 2 турга узды. Икенче турга үтүче конкурсант, авыл китапханәсенең актив укучысы Гомерова Алисә Кукмара бистәсе район китапханәсендә 27 февраль көнне Ибраһим Газиның әсәрен башкарачак.