Мортовская сельская библиотека - филиал № 14

Киленгә су юлы күрсәтү.

Морт авылында бик матур йола күрсәтелде.Бу “Киленгә су юлы күрсәтү” йоласы.Моны оештыруда Морт авыл китапханәсе дә ,культура хезмәткәрләре дә,мәктәп балалары да,авыл халкы да  зур өлеш кертте.Чишмә буенда уткәрелгән бу йола элекке вакытта килен төшкәч аны чишмә буена су алып кайтырга алып килә торган булганнар.Килен суны өйгә хатле түкмичә алып кайтырга тиеш булган.Бу йола яшьләрнең уеннары,җырлары  белән үрелеп бара торган була.Хәзерге вакытта да әле бу йола Татарстанның кайбер районнарында сакланып килә.