Мортовская сельская библиотека - филиал № 14

Китаплар илендә

3 ноябрь көнне  1 нче сыйныф укучылары  Морт авылы китапханәсенә экскурсиягә  килде. Әлеге экскурсиянең максаты - китапханәченең хезмәте, аның хезмәтенең әһәмияте белән танышу. Китапларга мәхәббәт һәм аларга сак караш формалаштыру. Балаларга китапханәнең  тарихын сөйләдем,  китаплар күрсәттем. Укучыларга китапханәнең нәрсә өчен кирәклеге турында сөйләдем. Китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, китап белән эш итү кагыйдәләре белән таныштырдым. Балалар китап киштәсендә һәр китапның үз урыны барлыгын күрделәр,  теләгән  китапны укырга теләгән кеше  җиңел һәм тиз таба ала.  Укучылар киштәдән ошаган журналларны һәм китапларны карадылар . Балалар бик күп тәэсирләр белән кайтып киттеләр!