Мортовская сельская библиотека - филиал № 14

«Үзебезнең сәламәт булуыбызны телибез»

Морт авыл китапханәсендә  акция кысаларында  5-6 нчы сыйныф укучылары өчен «Үзебезнең сәламәт булуыбызны телибез»дигән әңгәмә узды. Балалар  нинди гадәтләр файдалы була, ә нинди зарарлы гадәтләр сәламәтлеккә зыян китергәнен белделәр. Алкогольле эчемлекләрнең үсеп килүче организмга  тискәре йогынты ясавына  аерым игътибар бирелде. Әңгәмә нәтиҗәсе: сәламәт һәм ирекле булу өчен зарарлы гадәтләргә каршы торырга, физкультура һәм спортка күбрәк игътибар бирергә кирәк.