Хлыстовская сельская библиотека - филиал № 10

"Искры Гиззата"

#ИскрыГиззата
#Гыйззәт125Әгерҗе
#АгрызскаяЦБС
Ахтямзянова Каусария Камиловна, библиотекарь Хлыстовской сельской библиотеки МБУ "Централизованная библиотечная система Елабужского муниципального района" Республики Татарстан, принимает участие к Межрегиональной сетевой акции "Гыйззәт чаткылары", "Искры Гиззата". Организатор акции - Центральная библиотека МБУК "Агрызская ЦБС" РТ.

Таҗи Гыйззәт, “Бишбүләк” 366 нчы бит.
Иван. Туйлар котлы булсын!
Ислам. Шулай булсын, әйдә, Иван Иванович!
Иван. Уйламаган җирдән командир бабасы булдың да куйдын бит.
Ислам. Аллага шөкер, Иван Иванович. Сер итеп кенә әйтәм, тиздән Бишбүләктән китәбез. Зур урынга назначение алдым.
Иван. Нинди урынга? Әллә өязгә, шәһәр головалыгынамы?
Ислам. Түгел, армия штабы каршындагы азык – төлек хәзерләү интенданствосына инспектор итеп билгеләделәр.
Иван. Алай... Ә йортларыңны нәрсә эшләтәсең?
Ислам. Волостной правлениегә саттым. Больница ясыйлар.
Иван. Син киткәч, волостной кем булыр икән?
Ислам. Чукмарлыдан Сәйфулла байны куярга телибез.
Иван. Китегез, кит. Аның ише неграмотный кешене старшина итеп куярга ярыймы соң! Ул бит үзенең тире-ярысыннан башка бернәрсә дә белми.
Ислам. Тагын кунаклар килде, сез сөйләшә торыгыз. (чыгып китә).