Центральная библиотека

Язучылар түгәрәк өстәл артында.

ТАССРның 100 еллыгына әзерлек барышында иҗади кичәләр, күптөрле чаралар оештырыла. Түгәрәк өстәл артында сөйләшү Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәдә 8 нче август көнне үтте. Чараны Рафаил Төхфәтуллин әдәби премиясе лауреаты Луиза Якупова Саҗидә Сөләйманова сүзләренә үзе язган “Безнең якта” җыры белән ачып җибәрде. Мәдәният идарәсе җитәкчесенең урынбасары Эльмира Әкъдәс кызы Хәсәнова катнашучыларны сәламләп, һәркемгә уңышлар теләде. Әлмәт шәһәре язучылар берлеге җитәкчесе Рәфкать Шириаздан улы Шаһиев язучыларга, шагыйрәләргә сүз биреп, әлеге тантанага карата фикерләрен белдерүләрен һәм иҗат җимешләре белән бүлешүләрен үтенде. Үз чиратларында Әсхать Сәләх, Нәфисә Сабирҗанова, Резедә һәм Лилия Фәрхетдиновалар, Зәлидә Зарипова, Гүзәлия Гәлләмова истәлекләре белән, иҗатлары белән уртаклаштылар. Хәтирәләр арасында бик кызыклы һәм истә калырлыклары, күңелелекләре белән аерылып торганнары да бар. Һәркайсының чыгышы тәэсирле булды, катнашучыларга ошады. Чара рәхмәт сүзләре белән тәмамланды, очрашулар дәвамлы булсын дигән теләктә таралыштык.