Чупаевская сельская библиотека - филиал № 55

Рәфкать Шаһиевның "Сагыну исе" китабын тәкъдир итү

Тормышта кайбер кешеләр үз-үзләрен кеше итеп үстерәләр, хөрмәтле дәрәҗәләргә үз тырышлыклары, белемнәре, осталыклары белән ирешәләр.  Бу  үсештә аларга табигатьтән бирелгән сәләт, омтылыш һәм акыл ярдәм итә. Әлмәт төбәге язучылар берлеге җитәкчесе Рәфкать әфәнде Шаһиевны мин нәкъ менә шундый кеше итеп беләм. 

Күптән түгел Кичүчат мәктәбендә үткәрелгән фәнни-гамәли конференциядә очрашканда Рәфкать әфәнде:” ”Казан утлары” журналын  карамадыгызмы әле? Дүрт хикәямне бастырып чыгарырга тиешләр иде. Укучыда нинди фикерләр уятыр икән?-”, дип  тыйнак кына сорап куйды.  Ул әйткән журнал  менә минем кулымда. Тиз генә битләрен актарып 112 нче битне ачтым да, хикәяләрнең исемнәрен укып чыктым: “Сагыну хисе”, “Курчак  өе кебек авылда”, “Танырмынмы икән мин сине...”, “Артык гомер” һәм, һич арттырып әйтмим, бер сулышта укып та чыктым. Укып чыктым да уйга калдым: дүрт хикәя – дүрт төрле уйга сала: “Сагыну исе” һәркем күңелендә яши торган җирсү  хисен  кузгатса, “Курчак өе кебек авылда” хикәясе  бөтен гомерен колхоз эшендә эшләп, исәнлекләрен шунда калдырган гади колхозчының җитәкче тарафыннан рәнҗетелүе, кимсетелүе  аркасында “...җайлап кына мәрхәмәтсезлек, кансызлык тамыр җибәреп килгән күз явын алырлык матур, төзек авыл җанны өшетерлек шыксыз, үзәгеңә үтәрлек салкын” булуына җан әрни. Тәрбия темасы  “Танырмынмы икән мин сине...”, “Артык гомер” әсәрләрендә үзәккә үтәрлек итеп, табигатьтә генә очрый торган могҗизалар белән чагыштырып күрсәтелгән. Нәфисә өченче баласы – улын тудыргач, палата тәрәзәсеннән күргән могҗиза аны кисәткән түгелме соң?  “Табигать август башы гына дип тормаган, әле саргаерга да өлгермәгән яшеллекне ап-ак карга төргән”.  Үсеп җиткән улы Наил дә яшьли әнкәсенең чәчләренә чал кертүче, хәсрәт өстәүче булып үсүдә кем гаепле? Әллә  “Ходаем! Бәхете-тәүфыйгы, хәләл ризыгы белән тусын”,- дип Ходайдан шундый балалар сорый белмибезме?!  “Артык гомер” хикәясендәге кебек йөз сум акча биреп песи балаларын үтерергә үзебез үк “киллерлар”  үстермибез микән? Уйландыра, нык уйландыра...

Каяндыр  ишеттемме, укыдыммы, әйтә алмыйм: “Хикәя язу –ул роман язудан да авыррак, чөнки кыска гына әсәрдә укучы азактан үзенә бер ачыш ясарга, анда ниндидер бер тирән мәгънә булырга тиеш”, дип. Мин тел белгече дә, галим дә түгел. Мин- гап-гади бер китап укучы. Чын күңелемнән әйтәм, шундый тирән эчтәлекле, җиңел укыла торган әсәрләр белән безне, китап укучыларны, Рәфкать әфәнде күп тапкырлар  сөендерсен иде. Иҗат уңышлары теләп калам.

Менә шулай дип мин “Әлмәт таңнары” газетасына статья җибәргән идем. Ә буген  инде безнең кулларда Рәфкать әфәнденең  бик матур яшел тышлы “Сагыну исе” дип аталган лирик хикәяләре, эссе-парчалары, әдәби-публицистик әсәрләре тупланган китабы. Мондый китапның чыгуын мин үзем шәхсән күптән көткән идем.

Китапның исеменә игътибар итегез әле – “Сагыну исе” дип атала, ХИСЕ түгел, ә ИСЕ! Залда утыручыларның күбесе Чупай авылында тумаган: я ул торырга уңайлы дип гаиләсе белән Чупай авылын сайлаган, я ул шушында килен булып төшкән, я заманында  эш эзләп килеп урнашкан, я башка сәбәп аркасында монда торырга мәҗбүр. Иманым камил, башка җирдә туып хәзер Чупайда яшәүче 50 -60 яшьтән   узган кешеләр бу иснең нинди булуын белә. Кем өчендер ул әрәмә, карлыган исе, кем өчендер ул әрем һәм кычыткан исе, ә кем өчендер биек тау астыннан бәреп чыгып челтерәп аккан чишмә иседер. Суның исе булмый, диләр. Белегез! Бар аның исе! Ул –сагыну исе!

   

Әлмәт районы, Чупай авылы, Әхмәтшина Резидә Расыйх кызы,

китапханә мөдире