Чупаевская сельская библиотека - филиал № 55

Посещение ДК "Нефтяник"

Нефтьче" мәдәният сараенда "Мириданс" һәм Грозный шәһәреннән килгән чечен бию ансамбле "Башлам" концертында булырга туры килде. "Мириданс"та үзебезнең егетләр Ралиф белән Данифның солист икәнен беләсездер. Бию бәйрәме булды, чын мәгънәсендә! Ике ансамбль республикалар арасындагы Дуслык күперен ныгыттылар! Тамашачылар концерт азагында биючеләрне аягүрә басып көчле алкышларга күмделәр! Чупай авылыннан концерт карарга килүчеләр һичшиксез егетләребез белән горурланып утырганнардыр. Һәм мин үзем дә алар арасында. Әфәрин, егетләр!

Бүген чупайлылар өчен тагын культпоход булды! Бу юлы "Нефтьче" Мәдәният сараена юл алдык. "Мириданс" бию ансамбле солистлары - бертуган Ралиф һәм Дәниф Галимовлар авылдашларын "Дуслык күпере" исемле концертка чакырдылар. Чупай авылы клубы директоры Галимов Ралиф мәдәният чараларын оештырып кына тора. Кичә клубта Нәдер авылы "Илһам" халык театрының "Яратылмый калган ярлар" спектаклен карасак, бүген Әлмәт шәһәрендә бию бәйрәмен тамаша кылдык.
Авылдашлар исеменнән зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!