Чупаевская сельская библиотека - филиал № 55

"Героями не рождаются- героями становятся", встреча с участниками СВО

Очрашулар бигрәк рәхәт... Бигрәк тә махсус хәрби операциясендә катнашучы егетләребезне исән-имин күрү үзе бер зур шатлык. Очрашу да бик җылы узды. Укучы балалар, инде ике ел рәттән бергә җыелып сетка үрүче, кул токмачы басучы, гуманитар ярдәм оештыруда актив катнашучы өлкән яшьтәге апалар килгән иде. "Герой булып тумыйлар-аларны үстерәләр" шигаре астында чын сөйләшү барышында кунакларыбыз -безнең Геройларыбыз Маннапов Фәнил һәм Хасаншин Илгиз үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр, яшьләргә яхшы белем алырга, туган җирләрен яратырга, һәрчак илен сакларга әзер булып үсүләрен теләделәр.
Ә соңыннан очрашу чәй өстәле артында дәвам итте. Апаларыбыз төрле-төрле тәмле ризыклар пешереп килеп кунакларны сыйладылар.