Чупаевская сельская библиотека - филиал № 55

Посещение Драмтеатра г.Альметьевск

Авылдашлар белән Әлмәт драмтеатрында кич утырып кайттык. "Әйтелми калган сүзләр" дип аталган әдәби кичә Рафаил Төхфәтуллин әсәрләренә нигезләнеп сәхнәләштерелгән. Язучының улы Рөстәм әфәнде Рустам Тухватуллин әтисенең әйтергә теләп тә әйтә алмаган теләкләрен тормышка ашыра алгандыр дип уйлыйм. Театр артистларының уйнауларына да сокланып утырдык. Кичәнең җыр-бию-уенлы икенче өлеше дә күңелләргә хуш килде. Олы рәхмәтләребезне җиткерәбез!
Рәхмәтләребезне шулай ук театрга авылдашлар белән килергә мөмкинчелек тудырган- билет алу, транспорт чыгымнары- матди ярдәм күрсәткән Закиров Айрат Фикусовичка әйтәбез! Мондый очрашулар соңгысы булмасын иде дигән теләктә калабыз!