Чупаевская сельская библиотека - филиал № 55

"Читаем Роберта Миннуллина" участие в акции

Роберт Миңнуллин шигырьләрен уку буенча Чупай авыл китапханәсендә әдәби чара узды. Чарага башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде. Шагыйрьнең кыскача биографиясе белән таныштылар, Роберт абыйның "Исәнмесез" шигырен үзе укып яздырган видеоязмасын карадылар, китаплар күргәзмәсенә күзәтү дә ясалды. Үзләре сайлап алган китаплардан шигырьләр укып күрсәттеләр. "Әни, мин көчек күрдем!" шигырен укып чыккач, көчекне кызганулары, үзләренең дә маэмайлары барлыгы, алар белән ничек уйнаулары, караулары турында берсен-берсе бүлә-бүлә сөйләделәр. Ахырдан көчекнең рәсемен дә ясадылар.