Чупаевская сельская библиотека - филиал № 55

"Җырлы аулак өй", дуслар очрашуы

Җыр - ул күңел көзгесе. Татар халкы, башка халыклар кебек үк, шатлыкта да җырлаган, авыр чакларда да моңлы җырлар көйләгән. Дуслар очрашуында татар халкының борынгы җырларын Шавалиева Әлфия апа, Насыйбуллина Ләйсәрәләр күңел кылларын тибретерлек итеп башкардылар. Китапханә мөдире Әхмәтшина Р.Р. борынгы җырларның -"Тәфтиләү", "Гөлҗамал" җырларының тарихы, совет чоры җырларыннан "Яшь гомер", "Саубуллашу вальсы", "Ак чәчәкләр" турында сөйләде. Бергәләп күмәк җырлар да яңгырады. Соңыннан тәмле чәй өостәле артында да фикер алышу дәвам итте. Очрашуга килгән һәркем канәгать калды.